- әйләнү
- Үз күчәре тирәсендә борылу; әйләнә буенча хәрәкәт итү. Берәр нәрсә тирәли йөреп чыгу. күч. Кайда да булса яки кем янында да булса даими йөрү, булу, бөтерелү галимнәр тирәсендә ә. . күч. Нин. б эш белән мәшгуль булу, ыгы-зыгы килү 2. Бер яктан икенче якка борылу. нәр. б. аскы ягы өскә карау. Берәр нәрсәгә таба йөз белән борылу 3. Берәр нәрсә өстендә очып түгәрәк ясау (самолет, кошлар һ. б. тур.). Очу, бөтерелү (кар бөртекләре, тузан һ. б. тур.) 4. Кая да булса барып, кире борылып кайту 5. Урап йөрү, урап чыгу; йөреп килү, йөреп кайту 6. Бөтенләй башкага әверелү, башка хәлгә күчү, башка төс алу бодай онга ә. 7. Әкият һәм ышануларда: тылсым ярдәмендә нин. б. кыяфәткә, төскә керү; кем. б. әверелү 8. Барып чыгу, барып килү, килеп китү безнең якка да әйлән әле 9. күч. Берәр нәрсәгә артыграк игътибар итү, күбрәк шуңа тукталу, шуннан читкә чыкмау тур. ӘЙЛӘНЕП КАЙТУ – 1) Әйләнү (5) 2) Бер үк фикерне, теманы кабат искә төшереп сөйләү
Татар теленең аңлатмалы сүзлеге. 2013.